Текст песни
Без очраклы гына күрешмәдек
Суык кышлар безгә җылы иде
Фәрештәләр безгә никах укып
Сөендереп күктән канат җәйде
Бер-бер(е)бездән күзне алалмыйча
Гүя болытларда йөздек без
Кояш нурлары да балкып торыр
Гел янәшә бергә булсак без
Мин сине яратам
Күң(е) лемә җылы бирдең
Хыяллар бүләк иттең
Мин сине яратам
Күң(е) лемә җылы бирдең
Хыяллар бүләк иттең
Никләр өзгәләнәм, баш катырам
Кичләр буе сине уйлап мин
Синең хәзер үз тормышың икән
Һәм минем дә хәзер үз гаиләм
Мәхәббәт мәңгелек булмый
Уйларның да чиге бар икән
Сине яратуны онытыр өчен
Күпме, ниләр кылыйм дип уйлыйм
Мин сине яратам
Күң(е) лемә җылы бирдең
Хыяллар бүләк иттең
Мин сине яратам
Күң(е) лемә җылы бирдең
Хыяллар бүләк иттең
Синең белән бергә йөргән чакта
Антлар иттек мәңге сөяргә
Кошлар безгә карап җыр көйләде
Гомер буе булыгыз дип бергә
Тормыш безне кабат очраштырды
Шул түгелме язмыш гомергә
Син хыялым, матур киләчәгем
Айрылмабыз инде мәңгегә
Мин сине яратам
Күң(е) лемә җылы бирдең
Хыяллар бүләк иттең
Мин сине яратам
Күң(е) лемә җылы бирдең
Хыяллар бүләк иттең