Текст песни
Җитәкләшеп үткән идек
Кояш үпкән үзәннәрдән.
Хисләр, төсләр бүтән инде
Ниләр калды үзгәрмәгән?
Кушымта:
Ай күрде дә кояш алды
Ул көннәрдән ниләр калды?
Ниләр калды хәтерләргә?
Җан түрендә кадерләргә?
Болытларны ияр итеп
Очкан идек хыялларда
Безнең йөрәк көймәләре
Бәрелделәр кыяларга
Төн күзенә йолдыз чәчеп
Дөрли-дөрли учак янды
Янды сөю, янды яшьлек -
Ай күрде дә кояш алды