Текст песни
Мәтрүшкә, мәтрүшкә
Аның белән серләшә
Безгә мәтрүшкәләр җыеп
Чәйләр ясый Миләүшә!
Йөзеңә, йөзеңә
Яшеллек бик килешә
Онытыйк та дөнья зарын
Чәйләп алыйк, Ми-ләү-шә!
Мәтрүшкә, мәтрүшкә
Әйтерсең лә сөйләшә
Синең шифалы кулыңа
Хәтта ул да көнләшә
Мәтрүшкә, мәтрүшкә
Аның белән серләшә
Безгә мәтрүшкәләр җыеп
Чәйләр ясый Миләүшә!
Болыннар, яланнар
Көтә сине, көтәдер
Татлыдан-татлы чәйләрең
Ярсу җанны өтәдер!
Мәтрүшкә, мәтрүшкә
Әйтерсең лә сөйләшә
Синең шифалы кулыңа
Хәтта ул да көнләшә
Мәтрүшкә, мәтрүшкә
Аның белән серләшә
Безгә мәтрүшкәләр җыеп
Чәйләр ясый Миләүшә!
Миләүшә, Миләүшә
Таллар сиңа эндәшә
Балкыган күзләрең белән
Кояш үзе көрәшә
Миләүшә, Миләүшә
Күзләреңдә көлешә Тәлгәш-тәлгәш миләшләрең Йөзләреңә килешә
Мәтрүшкә, мәтрүшкә
Аның белән серләшә
Безгә мәтрүшкәләр җыеп
Чәйләр ясый Миләүшә!
Безгә мәтрүшкәләр җыеп
Чәйләр ясый Миләүшә!