Текст песни
Газиз Казанымнан аерылганда
Күңелемдә ярсу моң агышы
Чит җирдә йөрсәм дә йөрәгемдә
Мәңге тынмас Казан тавышы
Әй Казаным күп җирләрне гиздем
Тик синдәй якынын күрмәдем
Чит җирләрдә газиз йөрәгемнең
Ныграк типкәнлеген сизмәдем
Туган яктан искән саф җилләр
Баса ала йөрәк сагышын
Кайчак җилләр аша мин тоям
Җанга якын Казан сулышын
Күпме дәвер үтте
Туган җиргә Казаныма тарта уйларым
Төшләремдә түгел чынбарлыкта
Күренәләр Идел буйлары
Туган яктан искән саф җилләр
Баса ала йөрәк сагышын
Байчак җилләр аша мин тоям
Җанга якын Казан сулышын
Казан
Җанга якын Казан сулышын