Текст песни
Һаваларда казлар тавышы
Безнең якка кайтып барышы
Кошларның да кешеләргә
Ошаган бит икән язмышы
Сагынудан тора уйларым
Сагынудан туа моңнарым
Сагынудан торган җырларымны
Сахраларга чыгып җырлармын
Сагынудан тора уйларым
Сагынудан туа моңнарым
Сагынудан торган җырларымны
Сахраларга чыгып җырлармын
Кул болгадым киек казларга
Сәлам диеп, туган якларга
Эх, кайтасы иде тагын бер
Шунда узган балачакларга
Сагынудан тора уйларым
Сагынудан туа моңнарым
Сагынудан торган җырларымны
Сахраларга чыгып җырлармын
Очрашырбыз күлнең буенда
Су коенган нәкъ шул урында
Балачагым, сабыйчагым калган
Сандугачлы таллар ярында
Сагынудан тора уйларым
Сагынудан туа моңнарым
Сагынудан торган җырларымны
Сахраларга чыгып җырлармын
Сагынудан тора уйларым
Сагынудан туа моңнарым
Сагынудан торган җырларымны
Сахраларга чыгып җырлармын
Сагынудан торган җырларымны
Сахраларга чыгып җырлармын
Сахраларга чыгып җырлармын