Текст песни
Ашыгып яшәргә өйрәнелгән
Тыңгысыз йөрәкләр, ник ярсу
Вакытның кадере югалумы?
Еллармы әллә соң агымсу
Язылган елларда, үтелгән юлларда
Язмышлар торса да ярадан
Үткәнемә карап, абынсам да кабат
Яшәргә өйрәнәм яңадан
Язылган елларда, үтелгән юлларда
Язмышлар торса да ярадан
Яшәү көче иңдә, сыгылмамын инде
Мин кабат
Язмышка күкләрдән биреләме
Бормалы юлларда адашу
Тормышның эзләре кадерлеме
Көтсә дә кайвакыт ялгышу
Язылган елларда, үтелгән юлларда
Язмышлар торса да ярадан
Үткәнемә карап, абынсам да кабат
Яшәргә өйрәнәм яңадан
Язылган елларда, үтелгән юлларда
Язмышлар торса да ярадан
Яшәү көче иңдә, сыгылмамын инде
Мин кабат