Текст песни
Ләйсән яңгыр тамчылары булып
Иренеңне әгәр
Синең мин чылатсам
Танырсыңмы иркәм
Язгы кичнең назлы җиле булып
Чәчләреңә әгәр
Сак кына кагылсам
Сизәрсеңме икән
Якты маяк булам төннәреңдә
Язмыш агымында
Син берүк югалма
Буранда адашма
Шәүләң булып күңел көзгесендә
Язмыш агымында
Яшә син яратып
Тик мине сагынып
Көзге сагышларның җыры булып
Күңелеңдә әгәр
Моң булып яралсам
Еларсыңмы икән
Энҗе кышның ак бәсләре булып
Кочагыңа әгәр
Боз булып сарылсам
Туңарсыңмы иркәм
Якты маяк булам төннәреңдә
Язмыш агымында
Син берүк югалма
Буранда адашма
Шәүләң булып күңел көзгесендә
Язмыш агымында
Яшә син яратып
Тик мине сагынып
Якты маяк булам төннәреңдә
Язмыш агымында
Син берүк югалма
Буранда адашма
Шәүләң булып күңел көзгесендә
Язмыш агымында
Яшә син яратып
Тик мине сагынып