Текст песни
Нигә шулай моңсу яңгырый ул
Кыңгырауның соңгы чыңлавы
Ничә җыеп ничә тараткандыр
Балаларны аның җырлары
Аңлавымча, аның үзенең дә
Хушлашасы килми балалар
Чыңламый ул, ярсып елый сыман
Кыңгырауның да бүген җаны бар
Кыңгырауның шушы чыңлаганын
Йөрәгемдә мәңге саклармын
Укытучымның барлык тырышлыгын
Тормыш дигән юлда аклармын
Кыңгырауның шушы чыңлаганын
Йөрәгемдә мәңге саклармын
Укытучымның барлык тырышлыгын
Тормыш дигән юлда аклармын
Сау бул, мәктәп, тәүге укытучым
Без очабыз канат кагынып
Бер дәрескә кабат кайтыр идем
Кыңгырауның моңын сагынып
Комментировать