Текст песни
Дөнья яме онытылса
Төшенкелек биләп алса
Җан-дусларның хыянәте
Күңелеңә киртә салса
Җан-дусларның хыянәте
Күңелеңә киртә салса
Яшәү авыр миңа димә
Кайгыларга башың имә
Борчу - хәсрәт үтә - китә
Тормыш шулай дәвам итә
Яшәү авыр миңа димә
Кайгыларга башың имә
Бу тормышта барысы да
Килә- китә, килә – китә
Сөюең җавапсыз калса
Күзләреңә яшьләр тулса
Мәхәббәттән йөрәккәең
Сагышларга дучар булса
Мәхәббәттән йөрәккәең
Сагышларга дучар булса
Яшәү авыр миңа димә
Кайгыларга башың имә
Борчу - хәсрәт үтә - китә
Тормыш шулай дәвам итә
Яшәү авыр миңа димә
Кайгыларга башың имә
Бу тормышта барысы да
Килә- китә, килә – китә
Тормыш аклы- кара димә
Көзләрдән соң язлар килә
Сабырлыгың булса чиксез
Ходай үзе ярдәм бирә
Сабырлыгың булса чиксез
Ходай үзе ярдәм бирә
Яшәү авыр миңа димә
Кайгыларга башың имә
Борчу - хәсрәт үтә - китә
Тормыш шулай дәвам итә
Яшәү авыр миңа димә
Кайгыларга башың имә
Бу тормышта барысы да
Килә- китә, килә – китә
Бу тормышта барысы да
Килә- китә, килә – китә