Текст песни
Аңлат, очрашканда синең белән
Нигә уйлар шулай чуала?
Горур карашыңның нурларыннан,
Хисләр пыяладай уала?
Син, син, син аңламадың
Ялган хисләр белән алдаладын
Очрашулар безнең бары
Йөрәккә яра салды
Аңласам да, синең сөймәүеңне
Йөрәгемне тыя алмадым
Һаман өмет белән көттем сине
Үзгәрер ул, диеп, уйладым
Син, син, син аңламадың
Ялган хисләр белән алдаладын
Очрашулар безнең бары
Йөрәккә яра салды
Нигә хәзер безгә очрашулар,
Юлларыбыз күптән аерылган
Талпынсак та бергә очалмабыз
Канатлар шул инде, каерылган
Син, син, син аңламадың
Ялган хисләр белән алдаладын.
Очрашулар безнең бары
Йөрәккә яра салды