Текст песни
Бердәнбер көн тапшырганда
Ышанычлы кулларга
Йөрәкнең ачкычларын
Җирдә гомер итүләре
Җиңел була менүләре
Тормышның баскычларын
Йөрәгемнең ачкычлары
Үземдә дип сөенмә!
Нишләрсең соң башка төрле
Бик куйсам ишегенә
Йөрәгемнең ачкычлары
Үземдә дип сөенмә!
Нишләрсең соң башка төрле
Бик куйсам ишегенә
Әгәр әгәр шул йозагын
Алмаштырсам иртәгә
Әгәр әгәр шул йозагын
Алмаштырсам иртәгә
Ә бер көнне кулларыңда
Ярый торган йозагына
Тапмасаң ачкычларың
Югалткач кына аңларсың
Ялгызы үтә алмасын
Борма гомер юлларын
Йөрәгемнең ачкычлары
Үземдә дип сөенмә!
Нишләрсең соң башка төрле
Бик куйсам ишегенә
Йөрәгемнең ачкычлары
Үземдә дип сөенмә!
Нишләрсең соң башка төрле
Бик куйсам ишегенә
Әгәр әгәр шул йозагын
Алмаштырсам иртәгә
Әгәр әгәр шул йозагын
Алмаштырсам иртәгә
Комментировать