Данир Сабиров Тормыш елга
Текст песни
Тормыш - елга, бертуктамый ага
Язмыш - сәгать, бара ул тик алга
Һәр көн ямен сизә белү кирәк
Яшәү тәмен тою - ул зур бүләк
Ходай биргән нурлы ап-ак дөнья
Фәрештәдәй, газиз ата-ана
Ялгыш-хаталарга күзне йомыйк
Язмышларга без рәхмәтле булыйк
Нигә болай язмыш безне сыный?
Дигән сорау күңеллләрне бутый
Сабыр булыйк, сабырлык - ул зур көч
Һәр авырлык соңыннан китерә сөенеч
Ходай биргән нурлы ап-ак дөнья
Фәрештәдәй, газиз ата-ана
Ялгыш-хаталарга күзне йомыйк
Язмышларга без рәхмәтле булыйк
Юкка әйтмиләр, яңгырдан соң кояш чыга
Һәрбер теләк вакытлыча аша чынга
Түземле бул, дустым, син бирешмә
Дошманнар күп - жаннырыңа кертмә
Ходай биргән нурлы ап-ак дөнья
Фәрештәдәй, газиз ата-ана
Ялгыш-хаталарга күзне йомыйк
Язмышларга без рәхмәтле булыйк