Текст песни
Сәхибҗамал һәм Кәриев Габдулла
әрләшәләр тәрәзә артында
Cәхибҗамал тиздән китәр Уфага,
алты ел бар әле инкыйлабка
Габделгазиз һәм хатыны Рабига
Очраштылар, рәхмәт театрга
Әтисе кызны кабул итәр,
Габделгазиз укый истфакта
Әмирханның бар үзенең бүлмәсе,
һәр көн кеше килә Фатихларга,
Ибраһим-бәй китте Әмирлекләргә,
чыгасы килми бер дә урамга
Рәдиф Кашаф һаман үз җиһанында,
югалма син әлиф урманында
кызык булса, кара китапларда,
соңгы битләр тәмам саргайганда
Бармы өмет
бәлки, соңгы гасыр башында
ничәнче көн
кояш иртәдән кача офыкта
мин үземне
яктыртамым караңгыда
хет бер төнгә
калыйм әле калада
Etc һәм дә etc