Текст песни
Чаллыдан кайтанда Казанга
ничә градус бар бу бальзамда
үзеңдә тагын казынган да
юлларым бара караңгыда
күпме калды әле җырларга
хис бәрә, сизә һәр кабырга
әнә килә каршыга машина
Казаннан кайта ул Чаллыга
Шәһәрдә югалсам
үземне тапмасам
кардәшләр, тиңдәшләр
калдыра тамгалар
сәнәгать, киләчәк
туган тел һәм чәкчәк
бер туктамыйча биегәндә
һәр көнне иртән бизәнгәндә
хикәяләрдә елмайганда
сүгенеп, тагын юлга чыкканда
Чаллыдан кайтанда Казанга
Казаннан кайтканда Чаллыга
Кемдер мәңгегә алмаштырыр
Киңлекне яңа хыялларга
Шәһәрдә югалсам,
үземне тапмасам,
кардәшләр, тиңдәшләр
калдыра тамгалар
Казан, Казан, Казан
Чаллы, Чаллы, Чаллы
Казан, Казан, Казан
Чаллы, Чаллы, Чаллы
сәнәгать, киләчәк,
туган тел һәм чәкчәк
барысы кире кайтыр, иншалла