Текст песни
Cөймим дигәннәргә ышанмыйм мин
Сөяргә дә көчләп кушалмыйм
Сөю тулып ташкан күңел белән
Үзем хисләремнән бушамыйм
Яратмыйча җирдә кыендыр ул
Яратылмый яшәп буламы
Өзелмәслек ефәк җепләр белән
Бәйлә, язмыш сөйгән җаннарны
Мәхәббәтсез яшәү кирәк микән
Кояшсыздыр аның көннәре
Яратуның күңле тылсым аның
Сихри көчкә ия йөрәге
Яратмыйча җирдә кыендыр ул
Яратылмый яшәп буламы
Өзелмәслек ефәк җепләр белән
Бәйлә, язмыш сөйгән җаннарны
Сөймим дигәннәргә ышанмыйм мин
Яраталар алар, дәшмиләр
Мәхәббәтнең серле ачкычларын
Бик еракка яшереп яшиләр
Яратмыйча җирдә кыендыр ул
Яратылмый яшәп буламы
Өзелмәслек ефәк җепләр белән
Бәйлә, язмыш сөйгән җаннарны
Яратмыйча җирдә кыендыр ул
Яратылмый яшәп буламы
Өзелмәслек ефәк җепләр белән
Бәйлә, язмыш сөйгән җаннарны