Текст песни
Яралгач та җаннар
Уйлыйлар аналар
Бәхетле мизгелләр татырга.
Кулларга алырга,
Сөеп яратырга,
Балам дип күкрәккә кысарга.
Тумаган җаннардан күпме яшьләр кала,
Йөрәкне телгәли ярасы.
Тумаса да җаннар, колакларда һаман
Яңгырый нарасый авазы.
Карында яралгач,
Тибешләрен тойгач,
Очрашу мизгелен көтәсең.
Исемнәр дә әзер,
Барысы бар хәзер,
Тик ашкына никтер күңелләр.
Һәр хатын-кыз җирдә,
Лаеклы бу хискә:
Әни булырга, баласын сөяргә.
Өметеңне өзмә,
Бәхетсез мин димә,
Сыналган җаннарда мең көч бар.