Текст песни
Әтиемнең буразналы йөзләренә карыйм бүген
Күпме гомер агылса да - мин һаман да - балаң синең
Әниемнең чал чәчләрен назлап, яратып сыпырам
Гафу ит, ишеткән булсаң- авыр сүзләрне кызыңнан
Гүя - кичә генә, йөри идем
Утырып әти, иңнәреңә
Гүя- кичә генә йоклый идем
Ятып әни беләгеңә
Кичә генә кебек әле
Бик тиз үтә, гомер дигәнәре
Гүя - кичә генә, йөри идем
Утырып әти, иңнәреңә
Гүя- кичә генә йоклый идем
Ятып әни беләгеңә
Кичә генә кебек әле
Бик тиз үтә, гомер дигәнәре
Сизми калдым әти-әни, гомеркәйләр тиз үткәнен
Ышанасы килми бер дә - тормыш көзегез җиткәнен
Озын гомер яшәгез сез
Дөньяда иң зур теләгем
Мин сезнең нәни кошыгыз
Сез минем ныклы терәгем
Гүя - кичә генә, йөри идем
Утырып әти, иңнәреңә
Гүя- кичә генә йоклый идем
Ятып әни беләгеңә
Кичә генә кебек әле
Бик тиз үтә , гомер дигәнәре
Гүя - кичә генә, йөри идем
Утырып әти, иңнәреңә
Гүя- кичә генә йоклый идем
Ятып әни беләгеңә
Кичә генә кебек әле
Бик тиз үтә, гомер дигәнәре