Текст песни
Синең күзләреңдә шатлык күрсәм
Үземдә дә шатлык очкыны
Дөрли йөрәгемдә йөрәгемдә
Мәхәббәтнең сүнмәс ялкыны
Сүндермә
Син сулар сибә күрмә
Үзең яккан ялкыннарга
Мин ризамын дөрләп озын гомер
Синең утларыңда янарга
Синең сагышланган чагың белсәм
Борчуларың алам үземә
Яшә җаным яшә күрмичә
Беркайчан да яшьләр күзеңдә
Синең бәхетеңне тоя алсам
Иң бәхетле кеше мин җирдә
Бул син янәшәмдә янәшәмдә
Бер юллардан барыйк гел бергә