Перейти к содержимому
Обложка трека Мэктэп еллары — Айнур Гузайров, Камила Гайнуллина
3:44

Трек

Айнур Гузайров, Камила Гайнуллина Мэктэп еллары

Сингл · 2026 · Поп

Скачать

Текст песни

Яшьлегемнең гүзәл чагы
Йөрәгем назга тулы
Синең янәшәңдә бары
Язмышым якты юлы

Яшьлегемә канат куйган
Ямьле мәктәп еллары
Бары синең белән бәйле
Күңелемнең уйлары

Яшьлегемә канат куйган
Ямьле мәктәп еллары
Бары синең белән бәйле
Күңелемнең уйлары

Таныштырды мәктәп безне
Карашыңда югалдым
Сине күргән шул көнемнән
Бәхетемә юл алдым

Яшьлегемә канат куйган
Ямьле мәктәп еллары
Бары синең белән бәйле
Күңелемнең уйлары

Кочагыңа алдың да син
Сагышымны тараттың
Мәңгелеккә диеп сине
Мин өзелеп яраттым

Кыңгырау чыңы яңгырый
Очрашты безнең күзләр
Аңлатырга ул хисләрне
Табалмам инде сүзләр

Мәктәп елларына бәйле
Сөюнең кайнар мәле
Минем белән гомер буе
Син янәшә кал әле

Яшьлегемә канат куйган
Ямьле мәктәп еллары
Бары синең белән бәйле
Күңелемнең уйлары

Яшьлегемә канат куйган
Ямьле мәктәп еллары
Бары синең белән бәйле
Күңелемнең уйлары

0:00 0:00