Обложка трека Мин хатын кыз — Ильсия Бадретдинова
5:11

Ильсия Бадретдинова Мин хатын кыз

Сингл · 2026

Скачать

Текст песни

Мин хатын кыз, шуңа гел чибәр мин
Бар матурлык минем йөрәктә
Мин яшенле яңгыр була алам
Кояш булып чыгам кирәктә

Мин - хатык кыз, димәк мин актриса
Үкереп елар чакта елмаям
Үлде дигән чакта тереләмен
Ташлы җирдән шытып чыга алам

Мин хатын кыз - бу минем язмышым
Йөрәк кенә түзсен, чыдасын
Нинди генә авыр чакларда да
Яшим - дигән, хисне алмасын

Мин хатын кыз - бу минем язмышым
Йөрәк кенә түзсен, чыдасын
Нинди генә авыр чакларда да
Яшим - дигән, хисне алмасын

Мин хатын кыз, шуңа куркыныч та
Кирәк икән булам боз, ялкын
Кочагыма алып яндырам да
Аннан суга салам, сап-салкын

Рәнҗетсәләр диварларны ватам
Битлекләрне өзәм йөзләрдән
Кирәк икән үзгәртә дә алам
Кирәк икән үзем үзгәрәм

Мин хатын кыз - бу минем язмышым
Йөрәк кенә түзсен, чыдасын
Нинди генә авыр чакларда да
Яшим - дигән, хисне алмасын

Мин хатын кыз - бу минем язмышым
Йөрәк кенә түзсен, чыдасын
Нинди генә авыр чакларда да
Яшим - дигән, хисне алмасын

Мин хатын-кыз, шуңа күрә усал
Уйлап тормый нокта куя алам
Бу тормышта минем рольләр байтак
Хезмәтче һәм Бикә була алам

Мин хатын кыз - бу минем язмышым
Йөрәк кенә түзсен, чыдасын
Нинди генә авыр чакларда да
Яшим - дигән, хисне алмасын

Мин хатын кыз - бу минем язмышым
Йөрәк кенә түзсен, чыдасын
Нинди генә авыр чакларда да
Яшим - дигән, хисне алмасын

Мин хатын кыз - бу минем язмышым

0:00 0:00