Перейти к содержимому
Обложка трека Онытылмас кайтаваз — Ришат Шайхетдинов
3:40

Трек

Ришат Шайхетдинов Онытылмас кайтаваз

Сингл · 2026 · Поп

Скачать

Текст песни

Зур көрәшләр белән каһарман халкымның
Каннары түгелеп тынычлык яуланган
Тик кырларда калган ул газиз улларның
Сыкраулары әле хаман да тынмаган
Һич онтылмас сугыш ярасы
Күп булса да үткән арасы
Тик төзәлми йөрәк ярасы
Кабатлана язлар арасы
Һич онтылмас сугыш ярасы
Күп булса да үткән арасы
Тик төзәлми йөрәк ярасы
Кабатлана язлар арасы
Чәчәктәй яшьлеген илгә корбан итеп
Яу кырында ятып калдылар сабыйлар
Дәһшәтле елларны онтылмаслык итеп
Язын таулар елый шаулыйдыр каеннар
Һич онтылмас сугыш ярасы
Күп булса да үткән арасы
Тик төзәлми йөрәк ярасы
Кабатлана язлар арасы

Яулап алган шушы тыныч күк йөзләрен
Тетрәтмәсен кабат сугышлар афәте
Сулышын җаннарның сабыйлар күзләрен
Капламасын иде кайгылар хәсрәте
Һич онтылмас сугыш ярасы
Күп булса да үткән арасы
Тик төзәлми йөрәк ярасы
Кабатлана язлар арасы
Тик төзәлми йөрәк ярасы
Кабатлана язлар арасы
Кабатлана язлар арасы

0:00 0:00