Обложка трека Йорэгемнен йорэге — Айгуль Мирхашимова
2:52

Айгуль Мирхашимова Йорэгемнен йорэге

Сингл · 2026

Скачать

Текст песни

Язмышының көтелмәгән
Бүләге ул син
Йөрәгемнең тибешенең
Йөрәге ул син
Юлларымда ныклы терәк
Таянычым син
Тормышымны ямьгә күмгән
Куанычым син
Ә мин сине, ә мин сине
Шулай яратам
Яшәү көче, яшәү көче
Бирдең яңадан
Кеше сүзе, гайбәтләре
Кермәс арага
Мәхәббәттән калкан куйдык
Куйдык аларга
Мәхәббәттән калкан куйдык
Куйдык барына

Бәхетемне тулы иткән
Бәхетем ул син
Йөрәгемә тирән үткән
Мәхәббәтем син
Сүнми торган нуры булган
Җылы учак син
Ничек булсам шулай мине
Яратучы син
Ә мин сине, ә мин сине
Шулай яратам
Яшәү көче, яшәү көче
Бирдең яңадан
Кеше сүзе, гайбәтләре
Кермәс арага
Мәхәббәттән калкан куйдык
Куйдык аларга
Мәхәббәттән калкан куйдык
Куйдык барына

Ә мин сине, ә мин сине
Шулай яратам
Яшәү көче, яшәү көче
Бирдең яңадан
Кеше сүзе, гайбәтләре
Кермәс арага
Мәхәббәттән калкан куйдык
Куйдык аларга
Мәхәббәттән калкан куйдык
Куйдык барына

0:00 0:00