Текст песни
Гөл кадерен былбыл белә,
Тал кадерен сандугач.
Сезгә дуслар җыр җырлыймын,
Җанга сандугач кунгач.
Җырлыйк әле тартынмыйча,
Җырлыйк күңел булганчы.
Хисләрдән янган йөрәкнең,
Сусауы басылганчы.
Җыр кадерен тургай белә,
Күлнең ямен аккошлар.
Көткән бәхет килми калмас,
Насыйп итәр язмышлар.
Җыр кадерен тургай белә,
Күлнең ямен аккошлар.
Көткән бәхет килми калмас,
Насыйп итәр язмышлар.
Сөю кадрен яхшы белә,
Яратып яшәгәннәр.
Җырга гашыйк булган җаннар,
Картаймый, яшәрәләр.
Җыр кадерен тургай белә,
Күлнең ямен аккошлар.
Көткән бәхет килми калмас,
Насыйп итәр язмышлар.