Текст песни
Кинәт атылган йолдыздай
Атылдым кочагыңа
Икәү бергә янар өчен
Мәхәббәт учагында
Ашыктыммы гашыйк булып
Ашыктырдымы әллә язмыш
Буй җитмәслек асыл ярны
Сайладым әллә ялгыш
Кар өсләрендә калырмы
Без икәү салган эзләр
Вакыт үткәч онытылырмы
Мин гашыйк булган күзләр