Перейти к содержимому
Обложка трека Сотле чэй — Руслан Кирамутдинов
3:06

Трек

Руслан Кирамутдинов Сотле чэй

Сингл · 2026 · Этническая

Скачать

Текст песни

Безнең татар бик кунакчыл
Кунак итәр яратып
Өстәлендә зур самавар
Хәзер ала чыҗлатып
Тәм-томыннан, бәлешеннән
Авыз итсәң эрисең
Сөтле чәй дә эчеп куйсаң
Рәхәтләнеп йөрисең
Эх, татарның сөтле чәе
Эчмәгән җан аңламый
Шул татарның сөтле чәе
Чиксез чиргә дәва, ди
Эх, татарның сөтле чәе
Сөтле чәе бик кирәк
Күңелләр китә нечкәреп
Яшим, дип тибә йөрәк
Күңелләр китә нечкәреп
Яшим, дип тибә йөрәк

Шул чәенә сала бугай
Җанының бар сафлыгын
Яңа тугандай буласың
Арта күңел шатлыгың
Сагышны да басып куя
Тәмле сөтле чәй белән
Татлы суың читтә торсын
Сөтле чәй - менә дигән!
Эх, татарның сөтле чәе
Эчмәгән җан аңламый
Шул татарның сөтле чәе
Чиксез чиргә дәва, ди
Эх, татарның сөтле чәе
Сөтле чәе бик кирәк
Күңелләр китә нечкәреп
Яшим, дип тибә йөрәк
Күңелләр китә нечкәреп
Яшим, дип тибә йөрәк

Эх, татарның сөтле чәе
Эчмәгән җан аңламый
Шул татарның сөтле чәе
Чиксез чиргә дәва, ди
Эх, татарның сөтле чәе
Сөтле чәе бик кирәк
Күңелләр китә нечкәреп
Яшим, дип тибә йөрәк
Эх, татарның сөтле чәе
Эчмәгән җан аңламый
Шул татарның сөтле чәе
Чиксез чиргә дәва, ди
Эх, татарның сөтле чәе
Сөтле чәе бик кирәк
Күңелләр китә нечкәреп
Яшим, дип тибә йөрәк
Күңелләр китә нечкәреп
Яшим, дип тибә йөрәк

0:00 0:00