Текст песни
Тик тамчысын бүләк итче сөюеңнең
Кирәк түгел ташкын булып ташуларың
Сусаганда шифа булыр тамчы сөю
Басар бәлки йөрәгемнең ярсуларын
Булма кояш,кирәк түгел,азга гына
Минем якка тик елмаеп бер карачы
Мәхәбәттә югалтуым онытылыр
Төзәлер дә бәлки әле җан ярасы
Кирәк түгел,яратам дип әйтә күрмә
Мин ышанмыйм инде хәзер андый сүзгә
Сагышларга әл дә инде йөрәк түзә
Сөйгән ярсыз ялгыз гына керәм көзгә
Кирәк,түгел,хисләремне кабындырма
Җәйдә калсын януларым-шашуларым
Тик тамчысын бүләк итче сөюеңнең
Кирәк түгел ташкын булып ташуларың