Обложка трека Хислэр сунгэн димэ — Ильзида Госман
3:25

Ильзида Госман Хислэр сунгэн димэ

Сингл · 2026

Скачать

Текст песни

Офыкларга сызылып таң ятканда
Җан сердәшем,ярым ай батканда
Мин уйладым сине өзелеп-өзелеп
Хисләр ташып,җырым туган чакта
Үткән гомер инде үткән димә
Хисләр инде көл булган дип көлмә
Йөрәгемнең иң-иң түрләрендә
Җырланмаган бер җырым бар сиңа

Ярсу аттай чапкан язмышкайлар
Чәчрәп кенә кала айлар,еллар
Бәхет кошын куып тотам димә
Мин бар диеп сәлам җибәр миңа
Үткән гомер инде үткән димә
Хисләр инде көл булган дип көлмә
Йөиәгемнен иң-иң түрләрендә,хәй
Җырланмаган бер җырым бар сиңа

Таныш сукмакларны баскан үлән
Салкын чишмә безне сагынып сүнгән
Кичер мине,татлы йокың бүлеп
Төшләреңә ялгыш килеп керсәм
Үткән гомер инде үткән димә
Хисләр инде көл булган дип көлмә
Йөрәгемнең иң-иң түрләрендә,хәй
Җырланмаган бер җырым бар сиңа

0:00 0:00