Текст песни
Яшәүнең балкышын нур итеп өләштең
Яныма утырып ихластан сөйләштең
Җаныма кагылды өметнең чаткысы
Син үзең, син үзең күңелем сакчысы
Язсын гел яныңнан янәшә атларга
Сөюне өшетми салкыннан сакларга
Югалтма, кулыңда йөрәгем ачкычы
Син генә, син генә бәхетем сакчысы
Ятларга йөрәкне йозакка бикләдем
Наз белән урадың күңелем чикләрен
Син җирдә хыялның, уйларның татлысы
Бары тик син генә йөрәгем сакчысы
Язсын гел яныңнан янәшә атларга
Сөюне өшетми салкыннан сакларга
Югалтма, кулыңда йөрәгем ачкычы
Син генә, син генә бәхетем сакчысы
Югалтма, кулыңда йөрәгем ачкычы
Син генә, син генә бәхетем сакчысы
Язсын гел яныңнан янәшә атларга
Сөюне өшетми салкыннан сакларга
Югалтма, кулыңда йөрәгем ачкычы
Син генә, син генә бәхетем сакчысы
Язсын гел яныңнан янәшә атларга
Сөюне өшетми салкыннан сакларга
Югалтма, кулыңда йөрәгем ачкычы
Син генә, син генә бәхетем сакчысы