Текст песни
Бирде дөнья кирәкне
Еламаска өйрәтте
Кайсыгызның кулы җылы?
— Бәйлисе бар йөрәкне
Дөнья мине
Үзгәртте
Еламаска өйрәтте
Күлмәк җиңэн ертасымы?
Бәйлисе бар
Йөрәкне
Сугышлардан замана
Туктап торган арада
Яраларны ямаштырып
Ята идем
Далада
— Кайт!.. — дип хатлар килделәр
Юллар... озон иделәр
Кайттым
— Бусы алкалары
Бусы — кабере... — диделәр
Әгәр тагын килсәләр
— Сау! — дип хәбәр бирсәләр
Вулканнарга кэрэр идем
Шундадыр ул... дисәләр
Бирде дөнья кирәкне
Еламаска өйрәтте
Кайсыгызның кулы җылы?
— Бәйлисе бар йөрәкне
Бирде дөнья кирәкне
Еламаска өйрәтте
Кайсыгызның кулы җылы?
— Бәйлисе бар йөрәкне