Обложка трека Сез кайтыгыз — Флорит Гиздатуллин
3:56

Флорит Гиздатуллин Сез кайтыгыз

Сингл · 2024

Скачать

Текст песни

Сез кайтыгыз, таңнар кочагына
Өмет нуры булып кайтыгыз
Эзләр әле һаман суынмаган
Дәшеп тора киткән юлыгыз

Сез кайтыгыз, балкып кояш булып
Яшәү тамчыларын уятып
Әти, балам,- дигән күңелләрне
Җаным- дигәннәрне юатып

Сез кайтыгыз, сезне югалтырга
Юктыр җирдә, юктыр хакыбыз
Исән- имин илгә җиңү алып
Сез кайтыгыз бозмый антыгыз
Сез кайтыгыз, бары кайтыгыз!

0:00 0:00