Текст песни
Тормышта куркыныч мәлләрдә
Гадәттән тыш авыр хәлләрдә
Онытып үзләре хакында
Егетләр ярдәмгә ашыга
Кушымта
Юлдаш булсын безгә бер Аллаһ
Утларга, суларга кергәндә
Ялкыннар эчендә йөргәндә
Фәрештәләр кунсын иңнәргә
Егетләр коткару эшендә
Санаулы минутлар эчендә
Бәяләп хәлләрнең торышын
Саклыйлар кешенең тормышын
Узганда егетләр ут аша
Көннәре төннәргә тоташа
Менә шундый хәтәр хезмәттә
Лаек алар иң зур хөрмәткә
Рания Галәветдинова сүзләре
Айдар Тимербаев көе