Текст песни
Минем күк сөй мине
Җанымдай күр мине
Беркайчан да мине ташлама
Җанымны бирердәй яратканга сине
Ташламамын җиде ятларга
Күктәге кояшым дисәм аз буладыр
Син минем күңелем кояшы
Шатлыктан елаткан
Җанымны җылыткан
Син минем күңелем балкышы
Сакла чит кузләрдән
Сакла чит сузләрдән
Мин синең бердәнберем
Яшәсен мәңгегә хисендә тибрәткән
Мәхәббәт дигән бөек хис
Сөямен сине дип кабатла һәр көнне
Кабатлап тор миңа иртә кич
Сандугачлар тынып ал таңнар атканда
Таңның назлы җиле булып ис
Сөелеп яшәргә сөенеп яшәүгә
Ходаем сабырлык бир безгә
Дингезне чигерә тауларны кучерә
Ышансан мәхәббәт көченә
Сакла чит кузләрдән сакла чит сузләрдән
Мин синең бердәнберең
Яшәсен мәңгегә хисендә тибрәткән
Мәхәббәт дигән бөек хис
Сакла чит күзләрдән
Сакла чит сүзләрден
Мин синең бердәнберең
Яшәсен мәңгегә хисендэ тибрәткән
Мәхәббәт дигән бөек хис
Мәхәббәт дигән бөек хис