Текст песни
Хисләремә бирелеп, яшьлегемнең
Үтеп баруларын сизмәдем
Син шатлыклар биргән мизгелемнең
Мәңгелек булуын теләдем
Кулларыңның назын миңа биргәч
Яннарымда нигә калмадың?
Сөюгә сусаган күңелемә
Бәхет бүләк итә алмадың!
Синең өчен янып йөрүләрем
Мәңгелек ярату булмады
Ялгыз күреп мине болыннарда
Борчылып каеннар шаулады
Аккош күле саклый серләремне
Суларында минем сагышым
Өметемне алып киттең миннән
Бары тик җыр хәзер юлдашым