Текст песни
Иртән торсам сөенеп
Туя алмыйм көнемә
Кат-кат рәхмәтләрем укыйм
Әтием-әниемә
Мин сезне бик тә яратам
Телим озын гомерне
Исән-сау гына булыгыз
Сез миңа бик кадерле
Әтием лә, син шатлыгым
Әнием, син кояшым
Сез булганга, сезнең белән
Бик бәхетле язмышым
Минем өчен тырыштыгыз
Бөтен көчне куйдыгыз
Якты тормыш юлы теләп
Гел яхшыда уегыз