Текст песни
Нижгар якларын сагынам
Пиананың суларын
Һич бервакыт оныта алмыйм
Сергачымның юлларын
Кушымта
Сергач юлы, Сергач юлы
Дөньяда ул бер генә
Кай җирләрдә йөресәм дә
Уйларымда син генә
Сергач ягына кайтканда
Йөрәгем очып тибә
Әти-әни җирләренең
Һавасы да көч бирә
Кушымта
Юл өстендә ак каеннар
Кочаклап каршы ала
Кире кайтулар бик авыр
Күңелләр ярсулана
Кушымта
Сергач юлы, эх, юллары
Саф, чиста һавалары
Шул якларга без кайтабыз
Сагынып туганнарны