Текст песни
Нинди хисләр безне кинәт кавыштырды?
Нинди юллар безне беркөн очраштырды?
Җилдәй киттең алып болытлар күгемнән
Бары синең күзләреңдә күрдем галәм
Мин – синең язлар, син – алтын көзләр
Безне бәйләгән иң көчле җепләр
Син – айлы кичем, мин – йолдызлы төн
Булырга телим яныңда мин һәркөн
Кулны кулга бирик гомер агышында
Кулны – кулга, бирешмичә давылларга
Чәчкәләрдән үрәсең барыр юлларым
Терәгем бул минем, мәңге сүнмәс нурым
Мин – синең язлар, син – алтын көзләр
Безне бәйләгән иң көчле җепләр
Син – айлы кичем, мин – йолдызлы төн
Булырга телим яныңда мин һәркөн
Синең куллар – минем канат
Бу җиһанда икәү кабат
Ике язмыш, ике йөрәк
Бер берсенә иң кирәк
Мин – синең язлар, син – алтын көзләр
Безне бәйләгән иң көчле җепләр
Син – айлы кичем, мин – йолдызлы төн
Булырга телим яныңда мин һәркөн
Мин – синең язлар, син – алтын көзләр
Безне бәйләгән иң көчле җепләр
Син – айлы кичем, мин – йолдызлы төн
Булырга телим яныңда мин һәркөн
Синең куллар – минем канат
Бу җиһанда икәү кабат
Ике язмыш, ике йөрәк
Бер берсенә иң кирәк