Текст песни
Бер сулышта икең сулаганда,
Бер үк уйда янып көйгәндә.
Җил дә керә алмый араларга,
Бер-береңне ихлас сөйгәндә.
Ак кошлардай безнең язмышлар да ,
Гашыйк җаннар ялгыз тора алмый.
Җан яраткан ярлар бер була бит,
Юкка гына җырлар җырланмый.
Пар канатлар бергә кагынганда,
Давылларга каршы тора ала.
Кошлар да бит парлы булса гына,
Гөрләшерлек оя кора ала.
Ак кошлардай безнең язмышлар да ,
Гашыйк җаннар ялгыз тора алмый.
Җан яраткан ярлар бер була бит,
Юкка гына җырлар җырланмый.
Бер теләктә яшиселәр килә,
Бәхетебез булсын гомерле.
Кадерләрен белеп яшик һәрчак,
Ходай безгә биргән гомернең.
Ак кошлардай безнең язмышлар да ,
Гашыйк җаннар ялгыз тора алмый.
Җан яраткан ярлар бер була бит,
Юкка гына җырлар җырланмый.