Текст песни
Җомга көнне үзем килермен мин
Әзер бул алырга кулымнан
Керер өчен синең кочагыңа
Ул кул ничә айлар суынган!
Җомга көнне үзем килермен мин
Әгәр кемдер мине ишетә калса
Салган күперләрен җимерсен
Йөрәгемә юл юк... Ә син аңа
Сорамыйча йөгереп керерсең
Сорамыйча йөгереп керерсең
Күптән шулай язган иде инде
Минем өчен кояш син хәзер
Кабат карашыңнан янар өчен
Тагын еллар туңарга әзер!
Күптән шулай язган иде инде
Әгәр кемдер мине ишетә калса
Салган күперләрен җимерсен
Йөрәгемә юл юк... Ә син аңа
Сорамыйча йөгереп керерсең
Сорамыйча йөгереп керерсең