Обложка трека Хушлашмыйм яшьлегемнэн — Казан егетлэре
2:46

Казан егетлэре Хушлашмыйм яшьлегемнэн

Сингл · 2026

Скачать

Текст песни

Яшьлек язын кемнәр сагынмаган
Бар микән соң андый кешеләр?
Ак хыяллар сүнми, оча коштай
Бардыр җирдә минем ишеләр

Мин хушлашмыйм яшьлегемнән
Аерылу бигрәк авыр бит
Җанны җансыз итмәгезче, еллар!
Туктагызчы, бераз сабыр ит

Гомерем буе сагынырмын аны
Тынгы бирмәс йөрәк сукылдар
Көз җилләре сез дә исмәгезче
Күңел дингез-уйный дулкыннар

Мин хушлашмыйм яшьлегемнән
Аерылу бигрәк авыр бит
Җанны җансыз итмәгезче, еллар!
Туктагызчы, бераз сабыр ит

Яшьлек хисем тынса мин нишләрмен?
Кабатланмас бүтән назлы яз
Айлы төннәремдә офыклардан
Кире кайтмас кабат кайтаваз

Мин хушлашмыйм яшьлегемнән
Аерылу бигрәк авыр бит
Җанны җансыз итмәгезче, еллар!
Туктагызчы, бераз сабыр ит

Мин хушлашмыйм яшьлегемнән
Аерылу бигрәк авыр бит
Җанны җансыз итмәгезче, еллар!
Туктагызчы, бераз сабыр ит

0:00 0:00