Текст песни
Карлар эри, гөрләвекләр ага
Язгы кояш нурын кызганмый
Күңелемдә сандугачлар сайрый
Яшьлек дөрләп янмый туктамый
Әй, язларым, кайнар назларым
Сагындырган моңлы җырларым
Баянымның телле телләрендә
Яңгырасын татар моңнарым!
Туган якның һәрбер чишмәсеннән
Язгы сулар эчеп туймадым
Язмыш мине кая илтсә дә
Сезне сагынмыйча тормадым
Әй, язларым, кайнар назларым
Сагындырган моңлы җырларым
Баянымның телле телләрендә
Яңгырасын татар моңнарым!