Текст песни
Дөньядагы иң кадерле кешем
“Җаным” диеп миңа эндәшә:
Күзләр белән күзләр генә түгел,
Йөрәк белән йөрәк серләшә.
Синең яннарыңда шатлык тула,
Бәхет тула минем җаныма.
Назлап кына күңелем кыллары кагыла
Синең күңелеңә кагыла.
Тәнем буйлап мең дулкын йөгерә
Кулларымны алсаң кулыңа.
Иң бәхетле кеше итәр өчен
Чыккансың бит минем юлыма.
Синең яннарыңда шатлык тула,
Бәхет тула минем җаныма.
Назлап кына күңелем кыллары кагыла
Синең күңелеңә кагыла.
Карадым да ялгыш күзләреңә,
Кереп баттым серле нурына.
Шуннан бирле бөтен уйларым да,
Җырларым да синең турыда.
Синең яннарыңда шатлык тула,
Бәхет тула минем җаныма.
Назлап кына күңелем кыллары кагыла
Синең күңелеңә кагыла.
Синең яннарыңда шатлык тула,
Бәхет тула минем җаныма.
Назлап кына күңелем кыллары кагыла
Синең күңелеңә кагыла
Синең күңелеңә кагыла