Текст песни
Сине онытканны, син дә оныт
Cөртеп җибәр яшьле күзеңне
Булды, җитте, буш хыяллар белән
Юатмачы инде үзеңне
Сине онытканны, син дә оныт
Нигә аны истә тотарга
Йөрәк түрләрендә һаман йөртеп
Нигә сагыш уты йотарга
Сине онытканны, син дә оныт
Андый газап кирәк түгел дә
Ул барыбер миңа кайта диеп
Таш йөретмә ярсу күңелдә
Сине онытканны, син дә оныт
Нигә аны истә тотарга
Йөрәк түрләрендә һаман йөртеп
Нигә сагыш уты йотарга
Сине онытканны, син дә оныт
Башка күздән кара дөньяга
Мин бәхетле диеп, кабатла да
Канатлар куй очар хыялга
Сине онытканны, син дә оныт
Нигә аны истә тотарга
Йөрәк түрләрендә һаман йөртеп
Нигә сагыш уты йотарга
Йөрәк түрләрендә һаман йөртеп
Нигә сагыш уты йотарга