Обложка трека Тормыш тузаны — Артур Салихов
3:35

Артур Салихов Тормыш тузаны

Сингл · 2026

Скачать

Текст песни

Тормыш тузаны давылдай тузгый,
Ала бөтереп, карышып булмый.
Сынаулар аша сыный гомерне,
Каршы торулар әллә җиңелме?

Тормыш тузанын кагып куябыз,
Мал, мөлкәт җыеп хәтта туябыз.
Тузан аркылы бер ни күренми,
Изгелек уты җанга үрелми.

Бәгырь, йөрәкне тузан тутырган,
Янабыз көнчел уйлар утыннан.
Җылы хисләрне күбрәк тыябыз,
Әллә кем булып кайчак куябыз.

Тормыш тузаны тынга каплана,
Аңны томалый, хисләр таплана.
Бәхетле чакны күрми калабыз,
Тузан туздырып һаман чабабыз

0:00 0:00