Текст песни
Елмаюдан башла әле
көнеңне.
Нурларга күм газиз тормыш
күгеңне.
Елмаегыз, дөнья авыр
булса да,
Чәнечкесен кадаштырып
торса да.
Елмаюдан башланганда
иртәбез,
Гомерләрнең асылына
җитәрбез.
Күңел түренә сибелер
изгелек,
Якты нурларга төренер кешелек.
Елмаегыз, елмаю ул яшәртә
Елмаегыз, елмаю ул яшәтә.
Елмайганда көннәребез яктырак,
Елмаюдан туган хисләр татлырак.
Елмаегыз, ачуыгыз
килсә дә.
Елмаегыз, язмыш сынау
бирсә дә.
Тормышыбыз авыр, диеп
әйтмәгез,
Елмаегыз чын күңелдән,
әйдәгез!
Елмаюдан башланганда
иртәбез,
Гомерләрнең асылына
җитәрбез.
Күңел түренә сибелер
изгелек,
Якты нурларга төренер кешелек.
Елмаегыз, елмаю ул яшәртә
Елмаегыз, елмаю ул яшәтә.
Елмайганда көннәребез яктырак,
Елмаюдан туган хисләр татлырак.
Елмаегыз, ачуыгыз
килсә дә.
Елмаегыз, язмыш сынау
бирсә дә.
Тормышыбыз авыр, диеп
әйтмәгез,
Елмаегыз чын күңелдән,
әйдәгез!
елмаегыз..... ууууууу
елмаегыз
Комментировать