Перейти к содержимому
Обложка трека Туган ягым — Наиля Славина
3:14

Трек

Наиля Славина Туган ягым

Сингл · 2023 · Поп

Скачать

Текст песни

Туган ягым - бишек миңа
Көйли газиз җырларын
Хәтта җилләр яшем сөртә
Назлап керфек очларын
Күк тә миңа иелгәндәй
Шат елмая сыман ул
Җылы алам күңелемә
Монда җиргә ява нур
Туган җирем тоя мине
Тоя барлык уйларым
Ямансулап йөргән чакта
Җиләк суза урманым
Күк тә миңа иелгәндәй
Шат елмая сыман ул
Җылы алам күңелемә
Монда җиргә ява нур
Кыңгыраулар үз итәләр
Чиксез басу буйларын
Узганда үбеп калалар
Иркәләгән кулларым
Күк тә миңа иелгәндәй
Җылы алам күңелемә
Монда җиргә ява нур
Җылы алам күңелемә
Монда җиргә ява нур
Ява нур

0:00 0:00