Текст песни
Әтиемнең якты карашы
Җылы сүзе канат куя
Кочагыңа алсаң, йөрәгемә
Бөтен җир шары сыя
Әтием - җырым сиңа
Ак бәхет елмайган миңа
Синең кызың булу рәхәт
Барысы өчен зур рәхмәт
Күләгәдә кебек син үзең
Әмма синдә - яшәү көче
Бармы икән бу дөньяда, әти
Синдәй тагын бер кеше
Әтием - җырым сиңа
Ак бәхет елмайган миңа
Сиңа хисләрем аңлатам
Әти, сине бик яратам
Әтием - җырым сиңа
Ак бәхет елмайган миңа
Сиңа хисләрем аңлатам
Әти, сине бик яратам
Сиңа хисләрем аңлатам
Әти, сине бик яратам
Әти, яратам
Яратам