Текст песни
Килеп кердең язмышыма -
Рәхмәт укыйм Ходаема!
Сине мин гел ошатам кояшка.
Син-баһадир, батыр, чын ир,
Тормыш диңгезләрен иңләр капитаным.
Кагыласым минем килә,
Синең көчле иңнәреңә.
Синең янда сайрар былбыл булам,
Синең янда мин шатлыкка тулам.
Припев:
Ачулансаң,көнләшсәң дә -
Сине үбәсем килә,
Бар уеңны беләсем килә.
Моңнар күңелдән түгелә,
Бәхетем ул,син генә,
Жаныкаем, кирәк син генә!
2 куплет:
Син-тылсымчы,алтын балыгым,
Кайнар кояш, салкын аем.
Эчәр суым, иркен сулар haвам,
Син мең шифам, дару, йөрәк дәвам.
3 куплет:
Син, син генә минем йөргемдә,
Падишахым, Барсигым минем!