Перейти к содержимому
Обложка трека Ай юлы — Гумерова Гульназ
2:58

Трек

Гумерова Гульназ Ай юлы

Сингл · 2022 · Поп

Скачать

Текст песни

Әле ярый серләшергә
Күктә бар тулган аем
Сиңа да бит ул елмая
Җанкаем, җаныкаем

Бик сагынган чакларыңда
Син тулган айга кара
Күктә ай юллары аша
Назларым сиңа бара

Галәмдәге йолдызларга
Нурлы ай ул- бер генә
Сине ничек сөюләрем
Үземә дә сер генә

Бик сагынган чакларыңда
Син тулган айга кара
Күктә ай юллары аша
Назларым сиңа бара

Әгәр мине уйлап ятсаң
Килермен төшләреңә
Айның Зөһрә кызы булып
Төшәрмен исләреңә

Бик сагынган чакларыңда
Син тулган айга кара
Күктә ай юллары аша
Назларым сиңа бара
Бик сагынган чакларыңда
Син тулган айга кара
Күктә ай юллары аша
Назларым сиңа бара

0:00 0:00