Перейти к содержимому
Обложка трека Яшьлек — Айдар Галимов, Айназ
2:51

Трек

Айдар Галимов, Айназ Яшьлек

Сингл · 2026 · Поп

Скачать

Текст песни

Йөрәгем ташып тибә
Ашкына ул ерак-еракка
Әйтерсең лә вакыт бик күп
Чабыш аты сыман, талпына
Юк аңа бернинди киртәләр
Җил-давылларга ул бирешми
Шул җилләр канатына утырып
Ашыга ул вакыт үткәнен сизми
Яшьлектә вакыт үткәне сизелми
Йөрәккә хыяллар тынгылык бирми
Яфраклар саргайган чакта да
Күңел бакчасы һаман да яшел
Донъя куып яшәү дөрес түгел
Һәр мизгел кадерле, тоя бел
Моңланып ай нурларында
Син сазыңны уйнадың
Нинди кыллар чиртте, бәгърем
Ул матур яшь кулларың

Яшьлек, гомерең кыска синең
Шундый кыска булып тоела
Кичен чәчәк аткан була
Ә таңында инде коела
Мәхәббәт - ул үзе иске нәрсә
Ләкин Һәрбер йөрәк аны яңарта
Тиле яшьлек ярты гомерен бирә
Аның хисе белән янарга
Яшьлектә вакыт үткәне сизелми
Йөрәккә хыяллар тынгылык бирми
Яфраклар саргайган чакта да
Күңел бакчасы һаман да яшел
Донъя куып яшәү дөрес түгел
Һәр мизгел кадерле, тоя бел
Моңланып ай нурларында
Син сазыңны уйнадың
Нинди кыллар чиртте, бәгърем
Ул матур яшь кулларың
Бакчаның бер почмагында
Мин утырдым, тыңладым
Тыңладым да, мин ирексез
Яшьлегемне уйладым
Уйладым мин яшьлегемне
Син сазыңны уйнадың

0:00 0:00