Текст песни
Син көн саен хәтеремә киләсең
Теләсәм дә сине онытып булмый
Төннәремдә төшләремә керәсең
Синле уйларсыз таңнар тумый
Синең белән, синсез дә булмый
Ничек түзсен газаплы йөрәк
Синең белән, синсез дә ярамый
Бары син генә җаныма кирәк
Синең белән, синсез дә булмый
Ничек түзсен газаплы йөрәк
Синең белән, синсез дә ярамый
Бары син генә җаныма кирәк
Сине күреп төшемдә шатланамын
Уянасым килми, сагынам кебек
Күзләремне ачам да югалтамын
Төшемдәге бәхетле чакны
Синең белән, синсез дә булмый
Ничек түзсен газаплы йөрәк
Синең белән, синсез дә ярамый
Бары син генә җаныма кирәк
Синең белән, синсез дә булмый
Ничек түзсен газаплы йөрәк
Синең белән, синсез дә ярамый
Бары син генә җаныма кирәк
Бары син генә җаныма кирәк